«Шәһәребез – үзе бер китап. КАМАЗга – 50!» Телдән журнал (6+)

8 октябрь көнне, «КАМАЗ» төзелешенә 50 ел тулу уңаеннан, 16 нчы санлы китапханә А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучылары белән берлектә данлыклы автогигант турында сөйләүче «Шәһәребез – үзе бер китап. КАМАЗга – 50!» дип аталган телдән журналның тарихи вакыйгалары битләрен ачты.

IMG_20190912_120751
IMG_20190912_113814
КАМАЗ

Презентация карау барышында балалар шәһәребез һәм автозавод төзелешенең башы булган беренче нигез ташын салу тантанасын күрде, 1976 елның 16 февралендә бер төн эчендә Яңа шәһәр һәм заводлар комплексы арасында урнаштырылган «КАМАЗ төзүчеләренә» һәйкәле барлыкка килү тарихы хакында белде. «КАМАЗ»ның беренче төзүчеләре, алар хөрмәтенә аталган урам исемнәре, «КАМАЗ» футбол командасы, легендар «КАМАЗ-мастер» узышчылар командасы белән танышты. Чара азагында «КАМАЗ – безнең язмышыбыз» исемле викторина узды. Балалар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәтте, ә иң актив катнашканнары истәлекле бүләкләр алды. Укучылар шәһәребезне яратырга, аны сакларга, аны төзегән кешеләр хезмәтен ихтирам итәргә тиешбез, дип нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: