«Батырлык һәм мәңгелек яз шәһәре Яр Чаллы»: телдән журнал (12+)

Нәкъ 50 ел элек Чаллыда «КамАЗ» заводының нигезенә беренче таш салынды. Бүгенге көндә – бу авыр йөк машиналары ясау буенча бердәм җитештерү комплексы. Юбилей уңаеннан шәһәрдә төрле чаралар уза, әлбәттә, 6 нчы санлы китапханә дә әлеге вакыйгадан читтә кала алмады.

КАМАЗ это
Летопись стройки
Подвиг на Каме

19 декабрь көнне китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Батырлык һәм мәңгелек яз шәһәре Яр Чаллы» дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Китапханәче белән әңгәмәдән укучылар әлеге заводны Татарстанда төзүнең сәбәбе, беренчеләр, үзенчәлекле камаз рухы, беренче завод, аның данлы геройлары турында белде. Чара барышында «Батырлыкның адресы Яр Чаллы» исемле презентация, «Иптәш КамАЗ» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде, Ю.Визбор җырлары, Е.Кувайцев, Н.Алешков кебек җирле язучыларның шигырьләре яңгырады. «Чулман буендагы Батыр» исемле күргәзмәдә автогигантны сурәтләгән балалар рәсемнәре тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: