«Төнге лачыннар», яки «Дуня полкы» Телдән журнал (6+)

16 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын, Хәтер һәм дан елы кысаларында, күренекле татар язучысы Шамил Рәкыйповның «Йолдызлы төннәр» һәм «Кипарислар җыры» китаплары буенча телдән журналда катнашырга чакырды. Укучылар, телдән журнал битләрен ача барып, язучының тормыш юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән таныша алды, аның  иҗатының үзенчәлеге Бөек Ватан сугышы елларында кабатланмас батырлыклар эшләгән һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган чын кешеләрне чагылдыручы геройларында булуын белде. 

10ф.Знакомство с писателем Ш. Ракиповым
10ф. знакомство с книгами
10ф. Книжная выставка
10ф. Просмотр видеоролика

Язучының «Йолдызлы төннәр» һәм «Кипарислар җыры» китаплары белән танышу балаларга хатын-кызлардан торган төнге бомбардировщиклар авиация полкының каһарманнарча үткән юлын күзәтергә ярдәм итте. Аның документаль-нәфис романнары буенча полк составында 23 Советлар Союзы Герое булган.

Журналның соңгы бите авторның чарага әзерләнгән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән башка китаплары белән танышуга багышланды. 

Чара «В небе ночные ведьмы» кинофильмыннан өзекләрне карау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: