«Табиб Градусник киңәш итә» Телдән журнал (6+)

15 һәм 19 апрельләрдә 22 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Табиб Градусник киңәш итә» исемле телдән журнал уздырды.

IMG_6676
IMG_6699
IMG_6694
IMG_6685
IMG_6689

Телдән журналның һәр бите балаларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында сөйләде. Укучылар көн тәртибе, ныгытып йоклау, тешләрне һәм күзләрне ничек сакларга кирәклеге, дөрес туклану, чыныгу һәм спортның файдасы турында күп мәгълүматлар алды. Чара барышында балалар «Смешариклар» мультфильмы геройлары Ябалактан – ничек итеп сәламәт тормыш рәвеше алып барырга; Копатычтан чирләмәс өчен чыныгу ысуллары буенча киңәшләр алды, шулай ук тешләрне дөрес чистарту турында теш табибы биргән консультация видеосын карады. Чарага килүчеләр телдән журналның башыннан азагына кадәр «Файдалы – зыянлы» уеннарында катнашты, бишек җырлары көйләде, күзләр өчен гимнастика ясады, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм иртәнге зарядка комплексын искә төшерде.  

Чара ахырында укучылар «Ох һәм Ах походка бара» мультфильмын карады, сәламәтлекне тәшкил итүче режим, дөрес туклану, вакытында йоклау, яхшы кәеф, саф һава һәм спорт белән шөгыльләнүне атады. Шулай ук балалар сәламәт булуның шәп икәнлегенә дә төшенде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: