«Без кешеләр арасында яшибез»: толерантлык дәресе (6+)

5 февральдә 17 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Без кешеләр арасында яшибез» дигән толерантлык дәресе уздырды. 

IMG_20210205_131501
IMG-20210205-WA0009
IMG-20210205-WA0016

Чара башында балалар яхшылык, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турында гыйбрәтле хикәятне тыңлады. «Толерантлык» сүзенең аңлатмасын белеп, бу төшенчәнең хәзерге заман кешесе тормышындагы әһәмияте турында үз фикерен әйтте. «Яхшы яки начар» уенында укучыларга, геройларның гамәлләренә бәя бирер өчен, төрле ситуацияләр тәкъдим ителде.  
Балалар «Чәчкә таҗлары» бәйгесендә аеруча актив катнашты. Алар толерантлы кешегә хас сыйфатлар күрсәтелгән таҗларны гына сайлап алып чәчәккә беркетте. Шулай ук укучылар «Без төрле, әмма чит түгел» мультфильмы карадылар һәм якыннарыңның кадерен белергә һәм һәрвакыта «сиңа нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең, башкаларга да шундый мөнәсәбәттә бул» дигән алтын әхлак кагыйдәсен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. 
Чара азагында балалар күңелдә мәхәббәт, яхшылык һәм ихтирам хисе кебек кыйммәтләрне сакларга дигән фикер белдерде. Алып баручы балаларның һәрчак толерантлы булуларын теләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: