«Намус һәм бурыч хакына»: Әфган сугышына багышланган батырлык дәресе (12+)

11 февраль көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Әфган сугышына багышланган «Намус һәм бурыч хакына» дигән батырлык сәгате уздырды.  
Балалар ни өчен нәкъ менә 15 февраль интернационал сугышчылар көне буларак билгеләп үтелүе һәм аның Әфганстан белән ни рәвешле бәйле булуы, 9 ел һәм 51 көн дәвам иткән сугышның башлануы, Ватаныбыз улларының нинди югалтулар белән түләве һ.б. турында белде.  «Әфганстан. 1979 ел (1 нче бүлек) һәм «Әфганстан. Панджшер. 1982 ел (3 нче бүлек) документаль фильмнарыннан өзекләр яшүсмерләргә безнең егетләргә нинди шартларда көрәшергә туры килүе, тауларда сугышуның авырлыклары, әлеге сугыш артында кем һәм нәрсә торуы, дошманнарның өстенлеге нидә булуы һәм аларны җиңү өчен 40 нчы армия җитәкчелегенә нинди хәйләләргә барырга туры килүе турында барысын да күрсәтте. Дәресне йомгаклап, өлкән сыйныфлылар Борис Казаковның Чаллы егетләре Тюрин Сергей Валентинович, Руденков Геннадий Минсалимович һәм Сафин Мөхәррәм Нәсим улының Әфган сугышы кырларында күрсәткән батырлыклары турында бәян итүче «Сыны Отечества» китабыннан өзекләрне сәнгатьле итеп укыды.

Поделиться: