«Батырларның даны мәңгелек»: батырлык дәресе (6+)

12 нче санлы татар китапханәсе 12 март көнне урта сыйныф укучылары өчен «Батырларның даны мәңгелек» дигән исем астында батырлык дәресе үткәрде.

Дәһшәтле сугыш еллары бездән ерагая бара, ләкин батырларның данлы исемнәре җыр-дастаннарга кереп кала. Батырлар арасында безнең якташыбыз Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов та бар. Разведка взводы командиры гвардия сержанты Нурмый Шәрипов Украинаны азат итүдә катнаша, беренче төркем белән Днепрны кичә, дошман оборонасын өзеп, Львов шәһәренә барып җитә. 1944 елның 27 июлендә сержант Шәрипов Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Шәрипов, кулга төшергән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы дошманнарны граната белән шартлата, үзе дә һәлак була.

Укучыларга батырлык дәресендә видеотасмадан геройның туган авылына, Теләнче Тамак мәктәбендәге музеена багышланган тапшыру, электрон презентация күрсәтелде. Фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиевның Нурмый Шәриповка багышланган «Яу күрке» поэмасыннан өзекләр укылды.

Поделиться: