«Бөек шәһәр каһарманлыгы»: батырлык дәресе (12+)

27 гыйнварда 15 нче санлы китапханә югары сыйныф укучылары өчен Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Бөек шәһәр каһарманлыгы» дигән батырлык дәресе үткәрде. 
Укучылар безнең гаскәрләрнең Нева өстендә батырларча көрәшүе, блокада чолганышындагы тормыш авырлыклары турында белделәр. Дәрес мультимедиалы презентация карау белән үрелеп барды, шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Чара дәвамында укучыларга «Ленинград блокадасы» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде. Дәрестә оккупацияләнгән шәһәрдә кеше яши алмаслык шартларда халыкка исән калырга нәрсә булышуы, ач-ялангач, хәлсезләнгән кешеләрнең ничек итеп көчле дошманга каршы тора алуы кебек мәсьәләләр күтәрелде. Көндәлеге сугышның дәһшәтлелегенә иң куркыныч дәлил булган Ленинград кызы Таня Савичева тарихы яшүсмерләрнең йөрәкләрен тетрәндерде. Балалар хисләнеп Д.Шостаковичның блокада шәһәре халкына теләктәшлек белдереп язган Җиденче Ленинград симфониясен тыңлады.  
Чара блокада вакытында һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

Поделиться: