«Үлемсезлеккә юл» исемле батырлык сәгате (12+)

8 май көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары белән берлектә «Үлемсезлеккә юл» исемле батырлык сәгате үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышында югары шигърияте аша каһарманлык күрсәткән һәм Ватаны өчен җанын биргән легендар шәхес, күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды.

20190508_133512
20190508_141947
20190508_133548

Укучыларга күрсәтелгән мультимедиалы презентация патриот шагыйрьнең тормыш юлын ачып салды. Аның биографиясенең танып-белү битләре балаларга шагыйрьнең каһарманлыгы чыганакларына тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирде. Алар кечкенә Мусаның тәүге шигырьләре 13 яшендә басылып чыгуы, ә авыр 20 нче елларда аның Казанда укуы, шуннан соң Мәскәү университетына укырга керүе, аның Мәскәү тормышы һәм андагы иҗаты 12 ел дәвам итүе турында белде. Мәгърифәтчелек, журналистика, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнеп, М.Җәлил Татарстан Язучылар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. «М.Җәлил. Шагыйрьнең кире кайтуы» исемле мавыктыргыч документаль фильмыннан өзекләрне карап, балалар шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең кайда, ничек һәлак булулары турындагы материалны күрде. Китапханәче 1946 елда Татарстан Язучылар берлегенә сугышта фашистлар тоткынлыгында булган берәүнең Җәлил шигырьләре язылган кечкенә генә блокнот алып килүе турында сөйләде. Үлем көтеп ятканда, шагыйрь зур ихтыяр һәм батырлык көченә әйләнгән, соңыннан танылу алган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен иҗат итә. Аның иҗаты тулысынча патриотлык, Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

Чара барышында шагыйрьнең «Дуска», «Палачка», «Батырлык турында», «Хыял» кебек шигырьләре яңгырады.  «Чулпан Муса кызы Җәлилова» исемле документаль фильм балаларны геройның нәселе белән таныштырды. Танылган язучының кызы әлеге интервьюны Казанга килгәч, туган якны өйрәнү музеенда биргән иде.

Чара, каһарман-шагыйрьне искә алып, бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: