«Татарстанның мәдәни сукмаклары буйлап» Туган якны өйрәнү дәресе (12+)

7 октябрьдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстанның мәдәни сукмаклары буйлап» исемле туган якны өйрәнү дәресе уздырды. Балалар китапханәче белән бергә республикабыз шәһәрләре һәм музейлары буенча виртуаль сәяхәттә булды.

dig
sdr
sdr

Күңелле сәфәр безнең шәһәрдән башланды: укучылар «Чаллыны танып бел» викторинасында тасвирлау буенча теге яки бу мәдәният бинасын атады. Алабугада алар Иван Шишкин, Марина Цветаева һәм Надежда Дурованың музей-йортларында булды. Чистайдагы Борис Пастернак музее белән танышырга балаларга «Борис Пастернакның музей-йорты» исемле документаль фильмы ярдәм итте. Өстән видеога төшерелгән Бөек Болгар музей-тыюлыгы турында ролик һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» документаль фильмы укучыларга «Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгар» республика мәдәни проекты турында тагын бер кат  искә төшерде. Виртуаль сәяхәт Габдулла Тукайның туган ягы Арча районында дәвам итте. Балалар аның белән Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның Музей комплексы буенча өстән төшерелгән видеосын карап танышты. «Россия могҗизалары – Казан кремле» документаль фильмы өлкән сыйныфлылар өчен Сөембикә манарасы тарихы хакында кызыклы фактларны ачты, ә «Бауман җәяүлеләр урамы, Казан» фильмы Казан Арбатының бөтен күренекле урыннары белән таныштырды. Дәрес «Иске Татар бистәсе – Казан шәһәренең тарихи үзәге» фильмыннан өзекне карау һәм китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: