«Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил»: тарихи хәтер дәресе (12+)
15
Февраль 2021
Дүшәмбе
15 февральдә 5 нче санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил» исемле тарихи хәтер дәресе уздырды. Китапханәче балаларны танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм әсирлектә вакытта фашистларга каршы эшчәнлек алып баруы турында сөйләде. Укучылар авыр җәзалаулар да, үлем куркынычы янау да шагыйрьнең очлы каләмен тыя алмавы, аның буйсынмас характерын сындыра алмавы турында белде. |