Гражданнарны Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика прокуроры бергә кабул итәчәк (18+)

2020 елның 14 июле көнне Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика прокуроры гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү өчен алдан (843) 236-41-80 (Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча язылу мөһим.

Гражданнар «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташып  Сәрия Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка үзләренең сорауларын бирә алачак.

Поделиться: