«Мурзилка барлык дусларын юбилеена чакыра» Бәйрәм чарасы (0+)

23 май көнне 14 нче санлы китапханәдә «Мурзилка» журналының 95 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар яхшы күңелле, нәниләрне аңлый торган Мурзилканың чынбарлыкта булуына ышана. Чөнки ул шундый күңелле, тапкыр, белемгә омтылучан, кайвакытта шук та әле – бер сүз белән әйткәндә, ул укучыларының яшьтәше. Балалар Мурзилканы ярата, аннан киңәш көтә, телефоннан сөйләшергә тели, аны кунакка чакыра. Ә журналга – 95 яшь!

IMG-20190523-WA0004
20190523_094853
IMG-20190523-WA0002
IMG-20190523-WA0007
IMG-20190523-WA0011
IMG-20190523-WA0019
IMG-20190523-WA0022
20190523_103632

«Мурзилка» тарихының чишмә башы 1879 елга ук барып тоташа. 1918 елда Россиядә язучы Анна  Хвольсонның  «Яңа Мурзилка» китабы басылып чыга. Анда кечкенә генә «урман кешеләре»нең гаҗәеп маҗаралары һәм ил гизүләре сурәтләнә, ә төп герой фрак кигән, таякка таянган һәм монокльле Мурзилка.  Россиядә исә «Мурзилка» журналының тәүге саны 1924 елның 16 маенда дөнья күрә. Ә төп герой башкачарак кыяфәттә – хәзер ул кызыл берет һәм шарфлы, иңенә фотоаппарат элгән сары йомшак персонаж. «Мурзилка»да балалар өчен әкиятләр, әкияти хикәяләр, пьесалар, шигырьләр басыла.

Чарага «Балалар да, олылар да белә – дөньяда иң яхшы дус «Мурзилка» исемле бик матур күргәзмә урнаштырылды. Анда төрле елларда басылып чыккан «Мурзилка» журналларыннан ясалган веер тәкъдим ителде. Журнал битләре буенча сәяхәт итеп, балалар Мурзилканың 20, 30, 50 һәм хәтта 90 ел элек нәшер ителгән саннары белән танышты. Китапханәчеләр балаларга «Мурзилка»ның барлыкка килү тарихы һәм аңа нигез салучылар турында сөйләде, журналның сәхифәләре белән таныштырды. Шуннан соң балалар уен программасында актив катнашты: табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар чиште. Өлкәнрәк буын укучылар балачактан яхшы таныш булган персонажлар белән бик теләп очрашты. Бәйрәм урамда дәвам итте. Анда балалар Мурзилка белән фотога төшә алды, «Безнең дустыбыз Мурзилка» исемле рәсемнәр бәйгесендә катнашты. Балалар бик күп уңай кичерешләр алды һәм көне буена җитәрлек яхшы кәеф җыйды бу бәйрәмдә. Чара сабын күбекләреннән салют һәм «Мурзилканы укыйбыз» флешмобы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: