Шәһәр үзәк китапханәсе каршында «Чаллының Әдәбияты, Сәнгате, Мәдәнияте» OPEN-AIR чарасы уңышлы үтте

1 августта шәһәр әдәбияты, сәнгате һәм мәдәниятенә багышланган фестиваль үтте. Аның мавыктыргыч программасы бар яшьтәге укучыларны үзенә җәлеп итте, алар бик теләп төрле мәйданчыклар арасында күңел ачты. 
Сәхнәдә музыкантлар һәм автор-башкаручылар – Римма Бәхтиева, Диана Аписарова һәм Рианна Әбдерахмановалар чыгыш ясады. Санкт-Петербургтан Елена Емалтынованың чыгышы көтелмәгән сюрприз булды. Виктория Ляховецкая үзенең «Снегурочка»сында дәртле итеп попурри башкарды.

Алабуга шәһәреннән шагыйрә һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы Светлана Попова үзенең шигырьләре белән тамашачылар күңелен тетрәндерде. 
Россия язучылар берлеге әгъзасы, «Челнинские известия» газетасы корреспонденты, «Мәрхәмәт» песиләр өчен приют волонтеры Алла Орехова үзенең әсмәрләрен тәкъдим итте. 
«Аккош» әдәби берләшмәсе әгъзасы Любовь Тимофеева балалар өчен «Многоцветье» дигән яңа китап-буягычын тәкъдим итте. Балалар бик шатланып рәссам Ирина Хлюпова ясаган иллюстрацияләрне буяды.
Балалар театр мәктәбе һәм Балалар сәнгать мәктәбеннән яшь талантлар үз осталыкларын күрсәтте. 
«Том Сойер Фест» координаторы Любовь Егорычева Илдар Хановның «Метеорит» сынын торгызучы волонтерлар эше турында сөйләде. ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Эльвира Исәнбердина теләге булганнар өчен пленэр оештырды. 
Динамика һәм активлык белән тулы балалар уеннары чын хит булды. «Автокала сәнгате» күргәзмә-күзәтүе әзерләнгән иде һәм сәнгатькә багышланган викторина уздырылды.  
Күпсанлы мастер-класслар үтте: макраме үрү, батик техникасында рәсем ясау, фетрдан билгеләр ясау, хна белән бизәү һ.б.
Фестиваль гаиләләр өчен чын бәйрәмгә әйләнде, алар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыра алды. Оештыручылар катнашучылардан бик күп рәхмәт сүзләре ишетте. 

Поделиться: