«Җыр – минем тормышым!»: Л.Ткачукның иҗат кичәсе (18+)

11 март көнне 1 нче санлы китапханәдә үзешчән композитор һәм халыкара, Россия автор җыры фестивальләре лауреаты Людмила Ткачукның иҗат кичәсе узды. Аның репертуарында мең ярымнан артык җыр!

6003
6001
6002

Китапханәнең «Илһам» клубында Людмила Алексеевнаның беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел, әмма бүген килгән кунаклар аның «Баллада о России», «Подснежник» кебек яңа җырларын ишетте. Шулай ук С. Летяганың «Хороша я, хороша», Н. Первованың «Околица», В. Садовниковның «Материнская тревога», С. Попованың «Не скучай!» шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады. Ә «На побывку едет молодой моряк» җырын барысы бергә җырлады.

Кичә азагында, катнашучыларның сорауларына җавап биреп, Людмила Алексеевна гаиләсе, иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде. Үзенең чыгышы истәлеге итеп ул китапханәчеләргә һәм клуб әгъзаларына «Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре бардлары, шагыйрьләре һәм җырчылары җырлары» (2019 г.) дискын бүләк итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: