«Әдәби портал» иҗади онлайн бәйгесен уздыру вакыты озынайтыла (0+)

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Әдәби портал» дип исемләнгән иҗади онлайн бәйге уза.

Теләге булган һәркем фотога төшеп яки видеоролик яздырып, мавыктыргыч «Мин яраткан китап герое образында» фотолар бәйгесендә, яраткан әсәрләрне сәхнәләштереп, «Җанланган битләр» номинациясендә катнаша ала. Анда мәсәлләр, әдәби һәм халык әкиятләре, классик һәм заманча проза әсәрләрен дә кулланырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән алып 30 яшькәчә кешеләр чакырыла.

 

Тулырак мәгълүмат белән Бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз.

Укучыларның күпсанлы соравы буенча «Әдәби портал» бәйгесе 2020 елның 12 октябренә кадәр озынайтыла. Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр һәм катнашучыларның дипломнары 2020 елның 11-12 октябрьләрендә җибәреләчәк. 

Бәйге турында тулырак

 

Поделиться: