«Китапханә белән дуслыгым миңа шатлык китерә» иҗади бәйгесе 20 майга кадәр озынайтыла
20
Апрель 2020
Дүшәмбе
Хөрмәтле укучылар! Илдә килеп чыккан эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, 8 нче санлы балалар китапханәсе «Китапханә белән дуслыгым миңа шатлык китерә» иҗади бәйгесенә эшләр кабул итүне 20 майга кадәр озынайта. 2020 елның 21 маеннан 24 маена кадәр – нәтиҗәләр ясау. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән библиотека-челны.рф сайтында яки 8 нче санлы балалар китапханәсенең ВКонтактедагы https://vk.com/club64095178 төркемендә танышырга мөмкин. |