Танылган сәнгать әсәрләрен кабатлаучы иҗади флешмоб тәмам (6+)

Бесплатно

2020 елның 14 апреленнән 14 маена кадәр шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Instagram социаль челтәрендә  «Тере картиналар» иҗади флешмобы уздырылды.

Әлеге кызыклы флешмобка Россия һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән 50 дән артык кеше кушылды: Мәскәү, Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Тукай районы.

Оештыручылар уйлап чыгарганча, акциядә катнашучылар төрледән-төрле картина һәм сыннарны кабатлап фотога төште. Бик кызыклы фотолар тупланмасы барлыкка килде. Эшләр төрле жанрда башкарылды. Чынбарлыктан импрессионизмга кадәр, натюрмортлар һәм анималистикалар. Мария Ефимова, мәсәлән, илһамланып, үз эшләрен шигъри формада тасвирлап та бирде. 

Сезгә 50 кабатлау фотосыннан торган гаҗәеп видеоязманы карарга тәкъдим итәбез. Танылган рәссамнар исә, күп еллар узганнан соң үзләренең картиналарына «җан керер» дип күзалдында да китермәгәндер, әлбәттә. 

Барлык тәкъдим ителгән эшләр белән Сәнгать бүлегенең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә таныша аласыз:

 ВКонтакте – club174645654

 Instagram –  @otdel_iskusstv_cqb_nch.

Поделиться: