«Илһам мәйданында» иҗади очрашу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 20 гыйнвар көнне 15 сәгатьтә профессиональ музыкант-башкаручы Виктория Ляховецкая белән очрашуга чакыра.
Виктория Викторовна — югары категорияле укытучы, 20 елдан артык инде укучыларында музыкага мәхәббәт тәрбияли, балаларның музыкаль сәләтләрен үстерә. Ул Халыкара, Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, шәһәр бәйрәмнәрендә даими чыгыш ясый, аның гармун моңнарын өлкәннәр дә, балалар да яратып тыңлый. 

Чара кунаклары күпкырлы шәхеснең иҗаты белән танышачак: ул шигырьләр дә яза, рәсемнәр чигә, көйләр яза. 

Теләге булган һәркемне очрашуда көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: