«Беренче татар басма китабы эзләреннән…» иҗади очрашу (12+)

24 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе барлык теләге булганнарны ТР, БР язучылар берлекләре әгъзасы, режиссер, продюсер, сценарияче һәм оператор Нәсур Юрушбаев белән иҗади очрашуга чакыра.

Кайсы китап татарларның беренче басма китабы дип санала? Бу режиссер һәм журналист Нәсур Юрушбаев уйлана торган кызыклы һәм катлаулы сорау. Нәкъ менә бу тема аның «Беренче татар басма китабын эзләп» документаль фильмының нигезенә ятты. Фильм мөһим датага — күренекле галим, академик Әбрар Кәримуллинның йөзьеллык юбилеена багышлана.
Очрашу барышында Нәсүр Юрушбаевның тормышы һәм иҗаты тамашачыларга тулысынча тәкъдим ителәчәк. Сез шәхсән картина авторы белән аралаша, кызыксындырган сорауларыгызны бирә һәм аның иҗаты белән тирәнрәк таныша алачаксыз. 
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, беренчеләрдән булып фильмны күрү һәм аның авторы белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

 

Поделиться: