Шагыйрь Николай Алешковның иҗат кичәсе (12+) АНОНС!

Бесплатно

17 март көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Чаллы шагыйре, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, «Аргамак. Татарстан» журналының баш редакторы Николай Алешковның 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗади очрашу узачак. Язучыны олуг бәйрәме белән котларга аның иҗатын сөючеләр, дуслары, каләмдәшләре, шәһәребезнең танылган кешеләре киләчәк.

Николай Алешков – төп Чаллы кешесе, 1945 елда Орловка авылында туа. Гомеренең күп өлеше журналистика белән бәйле. Чаллыда чыгучы «Время» газетасы, «Звезда полей» төбәкара әдәби газеталарының баш редакторы була. Өч ел элек ул «Аргамак. Татарстан» әдәби-нәфис журналын торгызып, аны җитәкли башлый. Николай Алешков – Мәскәү, Казан, Чаллы шәһәрләрендә басылып чыккан ун китап авторы. Ул Г.Р.Державин исемендәге республика әдәби премиясе, Александр Прокофьев исемендәге «Ладога» Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты.

Поделиться: