«Сагышларым, табышларым» иҗади очрашу (12+)

26 март көнне 18.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре, ТР язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйпов белән иҗади очрашу узачак. Х.Латыповның иҗаты күпкырлы. Ул 11 шигырьләр китабы һәм рәсем сәнгате буенча альбомнар авторы. Очрашуда Хәмит Нәҗип улы үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның шигырьләре һәм танылган җырлары яңгыраячак. 
Чара барышында «Шурәле хәсрәте» дигән күргәзмә ачылу тантанасы узачак. Вернисажда агачтан кисеп ясалган эшләр тәкъдим ителәчәк. Авторның юнып ясалган агачы – ул урман сәнгате белән кушылу нәтиҗәсе. Аның эшләре татар әкиятләре образлары, мифлар, авыл кешеләре, кошлар, хайваннар дөньясы вәкилләре һәм космогоник рельефларның тере катламнары белән бизәлгән. 
Шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары Хәмит Латыповның әлегә кадәр күргәзмәдә булмаган агач панносын, композицияләрен беренчеләрдән булып күрә алачак.  
Әлеге күргәзмә үзенчәлекле серияләр, технологияләр, стилистик ысуллар тудыручы оста дөньясына кереп чумарга һәм алар турында бик күп кызыклы фактларны белергә мөмкинлек тудырачак. 
Экспозиция 2024 елның 26 мартыннан 6 апреленә кадәр эшләячәк.

Поделиться: