Рус теле белгечләре турниры (6+)
19 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Мистер Рус теле һәм Мисс Әдәбият» исемле рус теле белгечләре турниры үтте. Башлангыч сыйныф укучылары рус теленең төп бүлекчәләре буенча үз белемнәрен, зирәк тел табышмакларын чишә белүләрен күрсәтте. Ярыш барышында балалар танылган фразеологизмнарны, тыныш билгеләре һәм морфология кагыйдәләрен искә төшерде, кискәләнгән мәкальләрне җыйды. Биремнәрне үтәргә, төрле катлаулылыктагы сорауларга җавап бирергә укучыларга китапханә фондында булган төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәм итте. «Мисс Әдәбият» титулына – 4 нче сыйныф укучысы Сәлахова Амелия, ә «Мистер Рус теле» исеменә Гайфутдинов Марк ия булды. Ә командалар исә грамоталар белән бүләкләнде: «Дуслык» командасы беренче урынга лаек дип табылды, «Лидерлар» командасы – икенче урын, «Йолдызлар» командасы өченче урынны яулады. Чара азагында барлык катнашучылар: «Рус теле – белемгә илтүче юл. Рус телен өйрәник!» дигән нәтиҗә ясады. |