«Гаиләбез традицияләре» бәйрәме (0+)

16 май көнне 13 нче санлы китапханә мәктәп укучылары өчен Халыкара Гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырды. Җир йөзендә гаиләдән дә ныграк һәм татурак берлек юктыр. Гаилә – ул үзе бер йорт, изге гореф-гадәтләрне саклау урыны. Гаилә көне кысаларында «Гаиләбез традицияләре» шәһәркүләм иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. Бәйгене һәм бәйрәмне китапханә Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы җитәкчелеге белән берлектә оештырды.

dav
20190516_142100
20190516_142607
dav
dav
dav
dav

Бәйгедә 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 10 гомумбелем бирү мәктәбе, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, «Өмет» интернат мәктәбе катнашты. Арада иң активы 41 нче мәктәп булды, аннан 9 бала эшләрен җибәрде. Бәйгедә 4 яшьтән алып 70 яшькәчә кешеләр катнаша алды. Җиңүчеләрне Автозавод районының баш белгече Фәүзия Бариевна Фәттахова бүләкләде.

Шулай ук катнашучылар һәм чарага килгән кунаклар бәйрәмнең тарихы белән танышты, үз гаиләләрендәге традицияләр, яраткан гаилә бәйрәмнәре турында сөйләде.

«17 нче балалар бию сәнгате мәктәбе» өстәмә белем бирү учреждениесендә укучыларның биюе чараны тагын да ямьләндерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: