«Чаллының китап укучы гаиләсе – 2024» шәһәр бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы (0+)

26 октябрьдә шәһәр үзәк китапханәсендә «Чаллының китап укучы гаиләсе – 2024» шәһәр бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Бәйге шартлары буенча анда катнашучы һәр гаиләнең кайсы да булса әгъзасы китапханә укучысы булырга, аның өй китапханәсе, балалар әдәбияты буенча белемнәре булырга һәм ул гаилә белән уку тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булырга тиеш иде. 
Шәһәр буенча барлыгы 19 команда гариза бирде: Әхмәтовлар, Новокшоновлар, Зубаревлар, Вахитовлар, Вихолайненнар, Габдрахмановлар, Галиевлар, Зиһаншиннар, Ишмәтовлар, Кашаповлар, Кашиннар, Малининнар, Мөбәракшиннар, Садриевлар, Садыковлар, Сироткиннар, Фәхердиновлар, Шәйхиевлар, Шемислар гаиләләре.

гашрждение
photo_2024-10-26_12-32-06
photo_2024-10-26_12-31-17
photo_2024-10-26_12-32-01
photo_2024-10-26_12-31-55
photo_2024-10-26_12-31-47
photo_2024-10-26_12-31-40
photo_2024-10-26_12-31-35
photo_2024-10-26_12-31-32
photo_2024-10-26_12-31-28
photo_2024-10-26_12-31-20
photo_2024-10-26_12-31-09
photo_2024-10-26_12-31-02
photo_2024-10-26_12-30-54
photo_2024-10-26_12-30-41
photo_2024-10-26_12-31-50

Һәр гаилә бәйгегә гаилә, аның мавыгулары һәм уку традицияләре турында кыскача мәгълүмат белән «Без – китап укучы гаилә» дигән визит карточкасы тәкъдим итте.
Бәйрәм кунакларын Льюис Кэрроллның «Алиса в Стране Чудес» әдәби әсәре геройлары каршы алды. Кызыл Патшабикә, Белемнәр китабын урлап, барлык катнашучыларга әлеге китапка ия булу хокукы өчен ярышырга чакырды. 
Алиса, Куян һәм Эшләпәче белән Ак Патшабикә, һәм шулай ук барлык балалар һәм өлкәннәр, әлбәттә инде, аны җиңде. Барысы бергә зирәк табышмакларны чиштеләр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. 
Һәм хәзер Белемнәр китабы мәңгегә КИТАП белән дус булган һәркемнеке.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Мамаева Мария (П.Чайковскийның «Щелкунчик» балетыннан курчак биюе, җитәкчесе Хәмәдуллина И.Н) һәм Хөснетдинов Романның (балалайка, җитәкчесе Әхмәдиева Л.Я.) концерт номерлары бәйрәм программасының бизәге булды.
«Чаллының китап укучы гаиләсе – 2024» бәйгесендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Бәйгедә беренче урынны 2024 елның башыннан бергәләп 375 китап укыган Әхмәтовлар гаиләсе командасы яулады. 
Икенче урынны лаеклы рәвештә 311 китап укыган Новокшоновлар гаиләсе алды.
Өченче урында 245 китап укыган Зубаревлар гаиләсе булды. 
Барлык катнашучылар сертификатлар һәм истәлекле китаплар, бүләкләр алды. 
Чарага килгән һәркем бик күп уңай хис-кичерешләр алды! 
Бәйрәм тәмам, әмма алда укучыларны яңа, мавыктыргыч әдәби геройлар белән очрашулар, китап йорты – китапханәдә кызыклы ачышлар көтә. 
Билгеле булганча, китап – гаиләнең иң яхшы дусты, ә бергәләп уку берничә буынны берләштереп кенә калмый, ә балалрга чын-чынлап китапларны яратырга ярдәм итә. Балаларга укыгыз, балалар белән бергә укыгыз! Сезнең гаиләләрдә, бергә җыелып, кызыклы, күңелле, гыйбрәтле яки шаян китапларны укыган һәм үзара фикер алышкан вакытлар күбрәк булсын!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: