Терроризм турында һәм ничек җинаятьчеләр кулына эләкмәскә

Фаҗигале вакыйгалар чорында уяулыкны тагын да арттырырга һәм төрле көтелмәгән хәлләргә әзер булу мөһим. Теракт вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен һәм экстремаль шартларда эшләнергә тиешле гамәлләр тәртибен белү гомерне һәм сәламәтлекне саклап калу өчен әһәмиятле. 

Террористлык куркынычы янаганда үз-үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләре белән гражданнарның хәбәрдар булуын арттыру өчен Мониторинг һәм кисәтү фәнни-тикшеренү үзәге белгечләре адымлап алгоритмлар һәм төгәл инструкцияләр белән түбәндәгеләр турында мәгълүмат карточкалары әзерләде:
• теракт куркынычы янаганда нишләргә;
• көтелмәгән хәл килеп чыккан урында калсагыз, нишләргә;
• булырга мөмкин террористлык куркынычы билгеләрен ничек танырга.

Сезнең уяулык һәм дөрес гамәлләрегез сезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

1,1
1,2
1,3
1,4

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: