«Туган ягым данлы Татарстан» Тематик күңел ачу (0+)

13 февраль көнне 8 нче санлы китапханә 126 нчы «Бисеринки» балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Туган ягым данлы Татарстан» исемле тематик күңел ачу чарасы үткәрде.

IMG_20200213_090422
IMG_20200213_092546
IMG_20200213_094051
IMG_20200213_093525
IMG_20200213_093407

Китапханә хезмәткәрләре «Туган як көйләре һәм бизәкләре» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды һәм яшь китап сөючеләрне Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштырды. Шигырь укучылар бәйгесендә балалар республикабыз шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Алар шулай ук хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты һәм викторина сорауларына җавап бирде.

Чара азагында флеш-моб оештырылды. Әлеге очрашу укучыларга һәм тәрбиячеләргә яхшы кәеф бүләк итте һәм күпләр өчен гаҗәеп кызыклы ачыш булды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: