«Гаилә турында сөйләшик…» Тематик кичә  (12+) 

17 май көнне 6 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә турында сөйләшик…» исемле тематик кичә үткәрде.

Семья в литературе
Слушаем ведущего
Участвуем в конкурсах

Әлеге чара 15 май көнне билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көненә багышланды. Тематик кичә электрон презентация һәм алып баручының бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, борынгы бабаларыбызның гаиләдәге гореф-гадәтләре һәм йолалары, хәзерге заман җәмгыятендә гаиләнең тоткан урыны һәм кеше тәрбияләүдә гаиләнең роле турында сөйләүләре белән үрелеп барды. М. Шварцның «Семья», Р. Гамзатовның «Дом», В. Берестовның «Твоя опора» кебек берсеннән-берсе матур, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турындагы шигырьләре кичәгә аерым бер ямь өстәде. Балалар бик теләп «Минем гаиләм», «Хыялымдагы йорт», «Йөрәкчекне башкага тапшыр» бәйгеләрендә катнашты. Сыйныфташларының үз гаилә традицияләре турында сөйләве балаларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Укучылар гаилә турындагы нәфис әдәбият, психология һәм педагогика буенча китаплардан торган күргәзмә белән танышты. Петр һәм Февроний көнендә бүләк ителә торган ромашкаларда балалар туганнарына һәм якыннарына әлеге матур бәйрәм белән котлау сүзләре язды. Кичә дәвамында йорт һәм гаилә турында җырлар яңгырады.

Балалар исә: гаиләдә иң мөһиме – үзара ихтирам һәм мәхәббәт хисе булуы, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: