«Изгелеккә йөрәкләрне ачыйк!» тематик кичәсе (16+)

8 декабрьдә 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү реабилитантлары өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Изгелеккә йөрәкләрне ачыйк!» тематик кичәсе үткәрде. 
«Инвалидлар көне» – ул бәйрәм түгел. Бу – җәмгыятькә арабызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәвен хәтерләтүче үзенчәлекле бәла билгесе. Ул безгә җәмгыятебезнең көчсез, авыру һәм зәгыйфь, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга тиешлеген искә төшерә. Без аларга тормышта югалып калмаска, үзләренең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш. 
Кичә барышында китапханәче әлеге көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы кешеләр турында видео презентация күрсәтелде. Чара кунаклары үзләренең күңел тибрәткеч шигырьләре белән уртаклашты, яхшылык турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, викторинада катнашты. 
Кичә «Мы желаем счастья Вам!» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

Поделиться: