«Әфган уты һаман өтә җанны» тематик кичәсе (12+)

27 февраль көнне 13 нче санлы китапханәдә шәһәрдәшләр Әфган сугышы хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчы-интернационалистлар белән очрашты.

oznor
cof
cof
dav

Чарага Р.А.Әхмәтҗанов, Ж.Х. Халитов, И.Г.Ахунов чакырылды. Әфганстандагы сугыш бәрелешләрендә катнашкан ветераннар үзләренең хәрби хезмәтләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуга килүчеләр хәрби хезмәт, хезмәттәшләр, солдат дуслыгы һәм батырлыгы турында аларның үз авызыннан чын дөресен тыңлый алды. Кунаклар сорауларга җавап бирде, күңелне тетрәндерерлек вакыйгаларны сөйләде, шигырьләр укыды һәм хәрби хезмәт вакытында солдатлар иҗат иткән җырларны башкарды.

Чара әлеге игълан ителмәгән сугыш вакыйгаларын чагылдыручы видеоматериаллар белән үрелеп барды. Кунакларның һәр әйткән сүзендә яңгыраган Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре, Туган ил язмышы өчен борчылу яшь буынның йөрәкләрендә дә чагылыш тапмый калмагандыр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: