Әниләр көненә багышланган тематик кичә (12+)

21 ноябрь көнне иң күркәм бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан, 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Олы җанлы планета – әни» исемле тематик кичә узды.

Кичә барышында ана булу бәхетенә ирешкән хатын-кызлар хөрмәтенә күренекле рус шагыйрьләре  Н.Некрасов, С.Есенин, Р.Гамзатов, Р.Рождественскийларның дулкынландыргыч шигырьләре яңгырады.

Балалар М.Горькийның «Сказки об Италии», З.Воскресенскаяның «Сердце матери», В.Сухомлинскийның «Письма к сыну» әсәрләреннән өзекләр укыды, ана образына дан җырлана торган сәнгать әсәрләрен, мәкальләрне искә төшерде, «Минем әни – алтын», «Әниемнең сурәте», «Әнигә мактау сүзләре» бәйгеләрендә катнашты.

Чарага әниләр турында, бала карау һәм тәрбияләү буенча киңәшләр язылган китаплардан торган  күргәзмә әзерләнде.

Әлеге чара балалар күңелендә әниләренә карата мәхәббәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләрен тагын да тирәнәйтер, дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: