«Татарстанның тарихи һәм мәдәни байлыгы» тематик кичәсе (18+)

16 октябрьдә 15 нче санлы китапханә ишегалды мәйданчыгында өлкәннәр өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстанның тарихи һәм мәдәни байлыгы» исемле тематик кичә уздырды.   

IMG_20201016_133702
IMG_20201016_141733
IMG_20201016_140333
IMG_20201016_142941
IMG_20201016_141500
IMG_20201016_142048
IMG_20201016_143751
IMG_20201016_142650

Чарага җыелучылар Чаллы шәһәренә күченеп килү турында хатирәләре белән уртаклашты. «Балачактан таныш республикам» һәм «Татар халкының сигез гореф-гадәте» викториналары Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм географиясеннән кызыклы фактларны искә төшерде. «Туплы» һәм «Бел һәм куып тот» кебек татар халык уеннары катнашучыларны балачакларына кире кайтарды. «Геральдик мозаика» уены аларда аеруча кызыксыну уятты, аның шартлары буенча Республиканың герб-пазл караган шәһәрен картадан табып күрсәтергә кирәк булды. Тематик кичә Республикабызның үзенчәлекле һәйкәлләре буенча «Бу мәйданчыкны таны» фото-викторинасы белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: