«Театрның якты дөньясы» Тематик сәгать (12+)

Театр елы кысаларында 7 май көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Театрның якты дөньясы» исемле тематик сәгать уздырды.

20190507_125900
20190507_123430

Чара башында балаларның игътибары Театр елына юнәлтелде. Укучыларга сәнгатьнең бер төре буларак театрның уникальлеге турында сөйләүче Россия президентының видеомөрәҗәгате күрсәтелде. Китапханәче балаларны дөньяви театр тарихы белән таныштырды. Укучылар борынгы грек театры, Сидней театры, Кытайның иң зур театры, дөньядагы иң үзенчәлекле театр – Ю.Куклачев исемендәге Мәскәү песиләр театры һ.б. белән таныштыручы видеофильмны карады. Театрның чишмә башларына мөрәҗәгать итеп, укучылар Дионис алла бәйрәме турында белде. Иң башында театрда актер вазифасын ир-атлар гына башкаруы, театрның төп жанрлары трагедия һәм комедия булуы, трагедия актерлары сәхнәгә биек табанлы котурн дип аталган махсус аяк киемендә чыгуы хакында сөйләнде. Балаларга Рус дәүләтендә театрның барлыкка килү тарихы һәм аның белән бәйле тарихи шәхесләр – Мәскәүдә «Комедия өчен палата» төзүче Артамон Матвеев, беренче даими профессиональ рус театрына нигез салучы Федор Волков, атаклы галим, Россиядә беренче балалар театрын оештыручы А. Т. Болотов турында мәгълүматлар алды. Укучылар Мәскәүнең Зур театры һәм Петербургның Александрия театры төзелешен күрде. Зур кызыксыну белән Казандагы «Әкият» татар дәүләт курчак театрының барлыкка килү тарихы турында сөйләүче видеофильмны карадылар. Тематик сәгатьне тәмамлап, китапханәче балаларны шәһәр китапханә сайтының «Театр» бите белән таныштырды. Анда укучылар онлайн-тест узды һәм алган белемнәрен ныгытты. «Театр – акыл сәнгате, ул йөрәкләргә үтеп керә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: