«Печән базарында» театраль-цирклы спектакле (0+)
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә һәм бу көнне туган тел көне дә бәйрәм ителә. Шул уңайдан Чаллы мәдәният идарәсе башлыгы Кәрамиев Рүмил Рәүф улы һәм «ҮКС» МБУ хезмәткәрләре Казан дәүләт циркында «Печән базарында» дигән театраль-цирклы спектакльнең премьерасын карап кайтты. Спектакль Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына нигезләнеп куелган. Бу – театр һәм цирк сәнгате кушылган татар телендә баручы шоу. Спектакльдә шагыйрьнең «Кәҗә белән Сарык», «Шүрәле», «Су анасы», «Акбай» кебек әсәрләре дә кулланыла. Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»: https://www.tatar-inform.ru/news/oda-rodnomu-yazyku-cirk-kazani-rastrogal-zritelei-premeroi-po-tukayu-na-sennom-bazare-5944411 |