«Яңа ел могҗизалары тартмасы» театральләштерелгән уен программасы (0+)

Яңа ел – гаҗәеп күркәм бәйрәм һәм балалар белән өлкәннәр өчен көтеп алынган озын каникуллар вакыты, гаиләдә генә түгел, китапханәдә дә вакытны кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге. 

IMG_20210105_112228
IMG_20210105_112315
IMG_20210105_112900
IMG_20210105_112424

5 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Biblio – каникуллар» проектын тормышка ашыру кысаларында «Яңа ел могҗизалары тартмасы» театральләштерелгән уен программасы уздырды. Китапханә укучылары янына кунакка Яңа ел чыршысы килде, ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм балаларны Яңа елны каршы алу гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар киң күңелле Кыш Бабай турында күп кенә кызыклы һәм яңа мәгълүматлар алды, аның Бөек Устюгта урнашкан резиденциясе һәм яңа ел чыршысының килеп чыгу тарихы турында белде. 
Яшь китап сөючеләр күңелле кышкы уеннарда катнашты: «Кар бөртекләрен җый» уенында җитезлекләрен күрсәттеләр, «Кар бабайны яса» һәм «Кар түгәрәге» кышкы эстафеталарда ярышты. Һәрберсе «Кар бабайлар уены»нда үзенең бию сәләтләрен күрсәтә алды. 
Чара азагында балалар «Яңа ел әкияткә охшаган!» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән матур, кышкы бәйрәмгә багышланган әдәбият белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: