«Татарча диктант» акциясе!

2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм креатив татар активистлары инициативасы белән башланып киткән «Татарча диктант» акциясе янәдән Яр Чаллыда.
Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр үткәреләчәк һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
Дистә еллар дәвамында «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсенә әйләнде.
Агымдагы елның 24 – 26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Әлеге чара 24 апрельдә – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә уздырылачак.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: https://diktant.tatar.

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Поделиться: