Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге сезне чакыра!

Сезнең игътибарыгызга Гөлсинә Галимуллинаның «Мәңгелек ярату» китабын тәкъдим итәбез. Повестьта куркыныч авыруларның кеше тормышын кинәт кенә бер мизгел эчендә үзгәртеп куярга мөмкин булуы турында язылган. Аяусыз чир олы яшьтәгеләрне генә түгел, кайчак яшьләрне дә аяктан ега.

Әле генә кулына кызыл диплом алган 23 яшьлек инженер Камил Гатин өчен инсульт көтелмәгән бер вакыйга була. Аллаһның рәхмәте белән Камил исән кала, ләкин ярты тәнен тоемлау сәләтен югалта. Бөтен хыяллары һәм планнары кисәк кенә чәлпәрәмә килгән кеше яшәү көчен кайдан таба?.. Бу егетнең дә тормыш юлы, өмет тулы яшәеше башкаларга үрнәк була ала.

Әлеге китаптан сез кешенең нинди авырлыклар белән очрашуы, аларны ничек җиңеп чыгуы хакында укый аласыз. Бу китап сезне шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә көтеп кала. Рәхим итегез!

 

Поделиться: