Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 15.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән берлектә татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесен игълан итә. 

Бәйгедә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк. Бәйгедә катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә:
а) 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
б) 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
в) 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар.
г) профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
а) шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр);
б) проза;
в) мәсәл.

Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә. Беренче этап (сайлап алу этабы) барышында бәйгедә катнашучылар бәйге эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрәләр. Бәйге эшенә бәйгедә катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш.
Бәйге эшләре беренче этапта 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә.

Бәйге турында тулырак мәгълуматны https://tatfil.ru/tt/konkurs/tatarsuze/ сылтамасы аша кереп укый аласыз.

«ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе турында нигезләмә

«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә катнашучылар өчен гариза формасы

 

Поделиться: