Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында буш вакансияләр

Шәһәр китапханәләрендә түбәндәге вакансияләр буш:

КИТАПХАНӘЧЕЛӘР:

– ГЭС 4/14 А (шәһәр Үзәк китапханәсе: белешмә-мәгълүмат бүлеге, комплектлаштыру бүлеге, автоматлаштыру бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр бүлеге);
– Яңа шәһәр 56/15А (24 нче санлы китапханә);
– Яңа шәһәр 28/11 (6 нчы санлы китапханә);
– Яңа шәһәр 45/14 (15 нче санлы китапханә);
– ЗЯБ 18/38 (23 нче санлы китапханә)

Эш тәҗрибәсе таләп ителми. Эш көне: тулы
Таләпләр: югары китапханә яки педагогик белем
Вазифалар:
• укучыларга хезмәт күрсәтү
• китапханә документациясен алып бару: укучыларны яздыру, статистиканы алып бару
• массакүләм чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашу 
Төп белем-күнекмәләр:
• Әдәбиятны белү
• Компьютерда эшли белү
• Командада эш
• Дөрес сөйләм
• Эшкә җаваплы карау

Эш хакы 21 мең сумнан башлап (налоглардан соң).

ҖЫЕШТЫРУЧЫЛАР (бина эчендә):

– ГЭС 4/14 А (шәһәр Үзәк китапханәсе);
– Яңа шәһәр 14/01 (12 нче санлы китапханә);

Хезмәт хакы 15 меңнән башлап.

Поделиться: