М. Шолоховның «Тихий Дон» романы язмышы

М.А. Шолохов 1905 елда туган, Ростов өлкәсе Вешенская стнаицасында озак еллар гомер итеп, 1984 елда бу дөньядан киткән. Ул – талантлы язучы, киносценарияче, «Правда» һәм «Красная звезда» газеталары хәрби корреспонденты, полковник, икеләтә Социалистик Хезмәт Герое. Мәскәүдә «Яшь гвардия» яшь язучылар берләшмәсенә кушылып, иртә яза башлый, анда А. Фадеев һ.б.лар белән таныша. Соңрак тормыш иптәшенең әти-әнисе йортында беренче хикәяләрен иҗат итә, әмма анда беркем дә аның бу мавыгуына җитди карамый, ә хатынын иренең йокламыйча 2-3 төн рәттән язуы борчуга сала торган була. 
…1928 елның 31 гыйнварында «Тихий Дон» романының беренче бүлекләре басылып чыга. Язучы бик күп материал җыя. Вакытлар узу белән әсәр өчен, уйлап чыгарылган персонажлардан кала, шул чорда яшәгән 200 дән артык чын кеше образларын тудыра. 1928 елда басылып чыккан ике китап аңа искиткеч зур уңыш китерә! Кешеләр аңа бик күп хатлар яза. Укучылар белән очрашулар оештырыла. Ул тиз арада танылу ала.

Әмма 1929 елда язучының шул дәрәҗәдә көчле әсәр тудыра алуында шикләнүче әдәбиятчылар барлыкка килә. Чөнки аның яше бары тик 20 дән генә узган була. «Бар укыганы ир-атлар гимназиясе генә, тормыш тәҗрибәсе, культура дәрәҗәсе юк. Моңа кадәр бары бер хикәяләр җыентыгы гына бастырып чыгарган, дип әйтәләр. Шолохов үтерелгән ак гвардияченең язмаларын тапкан һәм алар әлеге күркәм романга нигез итеп алынган дигән имеш-мимешләр тарата башлыйлар. Бу имеш-иммеш сүзләр шулкадәр тиз тарала, хәтта чит ил газеталары язучының плагиаты турында бастырып чыгару теләге белән совет хөкүмәтеннән ризалык сорый. Бу турыда әдәбиятчылардан Сталин сорый. Михаил Александрович рух ныклыгын күрсәтә, күп тапкырлар автор хокукларын дәлилләр өчен комиссия җыя. Тәнкыйтьчеләр исә аны «крестьяннар» язучысы дип атый башлый, аклар өчен борчылуда гаепли. 1930 елда А. Фадеев персонаж Григорий Мелеховны кызыл гвардияче итеп үзгәртергә тәкъдим итә, чөнки башкача Шолоховка әсәрне бастырып чыгаруны кире кагалар. Барлык кыенлыклар Сталин ярдәме белән хәл ителә. Язучы роман-эпопеясын язып бетерүгә ирешә. 1941 елда бу әсәре өчен I дәрәҗә Сталин премиясен ала һәм аны илнең оборонасына иганә итеп бирә.  Ә 1965 елда аңа «Россия өчен үзгәрешләр чорында дон казаклары турында эпосның бөтенлеге һәм сәнгати көче өчен» Нобель премиясе бирелә. Ул әлеге премияне тапшыру СССР җитәкчелеге тарафыннан расланган бердәнбер совет язучысы була. 
«Тихий Дон» бүген дә популяр, ул дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. 1930, 1958, 2006, 2015 елларда экранлаштырылып, тамашачылар күңелен яулый. Аның башка әсәрләре дә экранлаштырылган, алар буенча спектакльләр куелган. 
Гомеренең соңгы елларында М.А. Шолохов эшләвен дәвам итә, мәкаләләр бастыра, иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. 1984 елның 23 февралендә Вёшенская станицасында, Дон буендагы үз утары территориясендә җирләнгән.

Поделиться: