Ватанны саклаучылар көненә кәгазьдән ясалган басып торучы солдат (6+)

Ватанны саклаучылар көненә шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге рәссамы Аксакова Анна катыргы, төсле кәгазьләр һәм фломастерлар ярдәмендә матур солдат ясау турында сөйли. Һәр әти үз баласыннан мондый бүләк алуга бик шат булачак. Иҗат итегез, ләззәт алыгыз, үзегез ясаган кул эшләрегезне бүләк итегез!

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге, «Цветик–семицветик» иҗади түгәрәге, «Уютный дом» сәнгать иҗаты остаханәсе кысаларында, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрә. Тулырак сылтама буенча таныша аласыз.

 

Поделиться: