«Мәдәни марафон 2025: классик әдәбият балалар күзлегеннән» Бөтенроссия акциясе старт ала

Бесплатно
Время проведения: с 15 октября по 15 ноября

Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы «Яндекс» компаниясе һәм «Яндекс Китаплар» сервисы белән берлектә чираттагы «Мәдәни марафон»ны ачып җибәрә, ул мәктәп укучыларына рус һәм дөнья әдәбиятының бөек әсәрләренә яңача күз салырга ярдәм итәчәк. 
Акция «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында оештырылган. Быел ул алтынчы тапкыр 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында узачак. Классика еш кына укучыларга искергән, катлаулы һәм хәзерге заманнан ерак кебек тоела. «Мәдәни марафон» классик әдәбиятка башкача карарга ярдәм итәчәк, җиңел һәм мавыктыргыч итеп аның төп асылын һәм кыйммәтен ачачак. 
Россия укучылары өчен «Мәдәни марафон» программасына Антон Скулачев, Михаил Свердлов, Анастасия Першина, Константин Поливанов һәм Катя Баева кебек әйдәп баручы әдәбиятчылар, укытучылар һәм блогерлардан видеороликлар кертелгән. Спикерлар, үзең өчен бернәрсәне дә читтә калдырмас, яшерен мәгънәләргә игътибар итеп, аны яңача өйрәнү өчен, әдәби классик әсәргә ничек якын килергә икәнлеге турында сөйләячәк. 
1-11 нче сыйныф укучылары иҗади ярышта катнаша алачак, бу – үзеңнең яраткан китабыңа уникаль тышлык дизайны ясау. Ярыш «Сыйныфта уку» һәм «Сыйныфтан тыш уку» дигән ике номинациядә үтәчәк. Бу проект өчен махсус «Яндекс» компаниясе дизайнерлары үз тышлыгыңны ясауга ничек креатив якын килергә мөмкин булуы турында кыска мавыктыргыч һәм танып белү видео-мастер-класслары әзерләде. 
«Сыйнфта уку» номинациясендә 10 иң яхшы тышлык «Яндекс Китаплар» сервисының электрон китапларын бизяәчәк, ә аларның авторлары Мәскәүгә – Яндекс офисы буенча экскурсиягә һәм компаниянең әйдәп баручы белгечләре белән очрашуга чакыру алачак.  
«Сыйныфтан тыш уку» номинациясендә җиңүчеләр «Яндекс» компаниясеннән махсус призларга ия булачак.
Катнашу өчен гаризаны Бәйгенең нигезләмәсендә тутырырга мөмкин.

Поделиться: