Китапханәдә белешмә-библиография хезмәте күрсәтү

Китапханәгә килеп, үзегезгә кирәкле китапны ничек эзләп табарга икәнен белмисезме? Әлеге сорау белән Сез шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Бүлектә эшләүче хезмәткәрләр китапханә укучыларына кирәкле мәгълүматны эзләп табуда ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. 

Выставка
каталоги
Периодика
Посадочные места для пользователей
Справочные издания
Экономическая литература
Энциклопедии

Кулланучыларга хезмәт күрсәтү «сорау-җавап» форматында алып барыла, шул рәвешле китапханәгә килүчеләрнең һәрберсе үз сорауларына җавап ала. Көн дәвамында библиографлар китапханәгә кайткан яңа китаплар, кайсы да булса китапның китапханә фондында булу-булмавы, аның урыны, китапханәнең эш тәртибе, үткәрелүче чаралар һәм бәйгеләр һ.б.лар турында сорауларга җавап бирә.  

Шулай ук бүлек хезмәткәрләре:

– сезнең сорау буенча Интернетта мәгълүматны эзләп табарга;
– рефератлар, курс, контроль һәм проект эшләре өчен кирәкле әдәбиятны табарга;
– сезне кызыксындырган темалар буенча библиографик исемлекләр (әдәбият исемлеге) төзергә яки төзәтмәләр кертергә;
– документларны компьютерда җыярга, сканлаштырырга һәм бастырып чыгарырга;
– электрон презентация әзерләргә;
– сезнең хатны электрон почта аша җибәрергә ярдәм итәчәк.

Белешмә-мәгълүмат бүлегендә бай вакытлы матбугат фонды бар. Без Сезне җирле һәм Россия күләмендә басылып чыгучы газета-журналларның яңа чыгарылышлары белән танышырга чакырабыз. Вакытлы матбугат архивы даими яңартылып тора. Укучыларыбыз өчен әлеге хезмәт бушлай, килегез һәм яраткан газета яки журналыгызны укып ләззәт алыгыз!

Белешмә әдәбият белән кызыксынасызмы? Бездә Сез универсаль һәм тематик энциклопедияләр, орфографик һәм аңлатмалы сүзлекләр, төрле өлкәләргә караган белешмәлекләр һ.б. таба алырсыз. 

Сезне кызыксындырган сорауга оператив рәвештә җавап алу өчен, сайтыбызда кулланучылар белән онлайн-чатта аралашырга мөмкинлек бирүче JivoSite функционалы эшли. Монда теләсә кайсы вакытта китапларны куллануның вакытын озынайтуны сорап мөрәҗәгать итә аласыз. 

Безнең бүлектә укучылар өчен утырып эшләү урыннары бар. Монда теләге булган һәркем үзлектән компьютер артында эшли, Интернет челтәренә чыга ала. 

Сезгә тиз арада хокукый мәгълүмат кирәкме? Библиографлар Сезгә норматив-хокукый документларны «Консультант-Плюс» белешмә системасында табарга ярдәм итәчәк. Теләгәннәргә аерым документларның (законнар, белгечләр аңлатмалары, аналитик мәкаләләр һ.б.) текст күчермәләре бастырып чыгарып бирелә.  

Без китапханәгә килүче һәркемгә шат! Сезне безнең бүлектә көтеп калабыз!
Элемтә өчен телефон: 70-02-26.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: