«ҮКС» МБУ белгечләрен һөнәри бәйгедә катнашырга чакырабыз (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне Халык сәнгате һәм Россия халыкларының материаль булмаган мәдәни мирасы елына багышланган «Россия мәдәнияте шәхесләрдә, вакыйгаларда, фактларда» дигән һөнәри бәйгедә катнашырга чакырабыз. 

Бәйге Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ филиаллары һәм структур бүлекчәләре арасында уздырыла. Бер катнашучыдан (индивидуаль яки коллектив) бәйгегә бер генә эш кабул ителә. 

Бәйгедә катнашучылар 14-22 яшьлек кулланучылар өчен түбәндәге номинацияләрнең берсендә рус телендә чара әзерли:
– «Россия халыкларының мәдәни мирасы»;
– «Заманча россия мәдәнияте»;
– «Татарстан: мәдәният казанышлары».

Бәйгедә катнашу өчен чараның формасын, темасын күрсәтеп, гариза тутырырга һәм 2022 елның 18 мартына кадәр методик һәм инновацион эш бүлегенең library-metod@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 

 Тулырак: Бәйгенең нигезләмәсендә

Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: