«ҮКС» МБУ хезмәткәрләре «КОД ДОСТУПА» китапханә форумы эшендә катнашты (18+)

8 ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Код Доступа» Республика китапханә форумы үтте. Форумның модераторы Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова булды. Форумга кунак буларак ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм КДСИ ректоры Роза Әхмәдиева килгән иде. Форум программасы үз эченә спикерлар чыгышларын, якынлашып килүче Ватанны саклаучы елы контекстында проектлар сессиясен һәм республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын алды. Республиканың гына түгел, ә илебездәге китапханә тармагының әйдәп баручы белгечләре тәҗрибә уртаклашты, аудиторияләр белән эштә инновацион якын килү белән танышты һәм социаль челтәрләрдә китапханәләрне алга этәрүнең нәтиҗәле ысулларын өйрәнде. 

photo_5292043730884354505_y
photo_5292043730884354493_y
photo_5292043730884354494_y
photo_5292043730884354501_y
photo_5292043730884354497_y
photo_5292043730884354502_y
photo_5292043730884354495_x
photo_5292043730884354500_y

Тамашачылар алдында «Китапханә һәм гаилә» үзара мөнәсәбәт темасына В.В. Маяковский исемендәге шәһәр үзәк җәмәгать китапханәсенең галим сәркатибе, Рудомино исемендәге чит ил әдәбияты китапханәсенең генераль директоры киңәшчесе, халыкара хезмәттәшлек буенча Россия китапханәләр ассоциациясе Секциясе рәисе (Санкт-Петербург) Горохова Светлана, социология фәннәре докторы, Лобачевский Университетының социаль фәннәр факультеты гомуми социология һәм социаль эш кафедрасы мөдире (Түбән Новгород) Сергей Судьин, Россия милли китапханәсенең библиография һәм туган якны өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре (Санкт-Петербург) Надежда Балацкая чыгыш ясады. Форум эше азагында «Уңыш» профессиональ китапханә бәйгесе җиңүчеләрен, шулай ук Татарстан Республикасының иң күп укучы гаиләләрен бүләкләү тантанасы узды. Чаллыда яшәүче Әхмәтовлар гаиләсен – 14 нче санлы китапханәнең укучыларын «Татарстан Республикасының иң күп укучы гаиләсе – 2024» бәйгесендә җиңүләре белән котлыйбыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: