Китапханә хезмәткәрләре ишегалды бәйрәмендә катнашты (6+)

1 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 49 комплексның ишегалды бәйрәмендә катнашты. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Белем көненә багышланган иде.  

IMG_20200901_172337
IMG_20200901_173026
IMG_20200901_173632
IMG_20200901_175245

Бәйрәм Автозавод районы администрацияcе башлыгы Харисов Винер Хәмит улының сәламләү чыгышы белән башланып китте. Ул казанган уңышлар, җиңүләр, Автозавод районы үсешендә киләчәккә планнар турында сөйләде. Балалар китапханәсе әлеге бәйрәм уңаеннан берничә чара әзерләде. ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстаным, чәчәк ат!» китап күргәзмәсе оештырылды. Микрорайонда яшәүчеләр укырга китаплар сайлап ала алды, «Кирәк икән – ал, кирәкмәсә – алып кил» буккроссингы үзенең тематика төрлелеге белән шатландырды. Балалар өчен «Карандаш» китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Төрле бәйгеләр, викториналар уздырылды, балалар Белем көненә багышланган иҗади биремнәр үтәде.

Бәйрәм барышында 14 нче санлы китапханә коллективына 2020 елда халыкны эстетик яктан агарту  эшенә юнәлдерелгән чаралар уздыруда үзара хезмәттәшлек һәм ярдәм өчен Автозавод администрациясе башлыгы В.Х.Харисов исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.   

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: