Китапханә хезмәткәрләре – Җиңүчеләр #Әдәбимарафон

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) Дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елдан бирле квартал саен үткәрелә. Аның максаты — татар әдәбиятын алга этәрү аша татар телен популярлаштыру. Проект кысаларында һәр марафончыга 21 көн эчендә татар китап/журналлары (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган тексттан гыйбрәтле, кызыклы һәм файдалы берәр өзекне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битләрендә урнаштырып барырга кирәк. Алар янына, хэштеглар кулланып, фотолар яки башка медиафайллар да куелырга тиеш. 
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре — Әкбәрова О. Г., Гайнетдинова Р. Р., Ермакова Е. О., Мөбарәкшина  Г. Г., Тараканова В. К., Хәмидуллина Р. Г., Энс  Г. Ф., Янмурзина А. Я.  әлеге марафонда җиңүче булды. 

IMG-20251210-WA0039
IMG-20251210-WA0048

10 декабрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада марафон кысаларында әсәрләре социаль челтәрләрдә басылып чыккан авторлар да катнашты. Чарага онлайн-марафонның барлык таләпләрен тулысынча үтәгән катнашучылар гына чакырылды. Җиңүчеләр һәм аларның кураторлары язучылар, шагыйрьләр һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре кулыннан бүләкләр һәм рәхмәт хатлары алды. Очрашуны дәвам итеп әдәбиятчылар үзләренең күптән түгел генә Татар китап нәшрияты һәм башка татар нәшриятларында бастырып чыгарган яңа китапларын тәкъдим итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: