«Яшьләр күзаллавында гаилә кыйммәтләре» социологик тикшеренү (18+)

Республика яшүсмерләр китапханәсе 2024 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында «Яшьләр күзаллавында гаилә кыйммәтләре» социологик тикшеренү оештыра.
Тикшеренү Татарстан Республикасының 15-35 яшьлек кешеләре арасында аларның гаиләгә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренә карата мөнәсәбәтен ачыклау максатында уздырыла. 

Кадерле дуслар!
Сезгә анкетаның 18 соравына җавап бирергә тәкъдим итәбез, моның өчен җавап вариантларының берсен яки берничәсен сайларга, яисә үз җавабыңны язарга кирәк. 
Сезнең җаваплар безнең өчен бик мөһим. Зинһар өчен, сорауларны җавапсыз калдырмагыз. 
Сораштыру аноним, аның нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә басылып чыгачак. Тикшеренү нәтиҗәләре китапханәнең https://ryltat.ru/ сайтында 2024 елның дүртенче кварталында басылып чыгачак. 
Катнашуыгыз һәм ихлас җавапларыгыз өчен адан ук рәхмәт белдерәбез!

«Яшьләр күзаллавында гаилә кыйммәтләре» социологик тикшеренүдә катнашырга чакырабыз 

 

Поделиться: