Туган телем, сине данлыйбыз (12+)
2
Март 2021
Сишәмбе
Т атарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 17 нче санлы китапханә «Туган телем, сине данлыйбыз» дигән әдәби бәйрәм үткәрде. Укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, һәр халыкка туган телнең нәрсәсе белән кадерле булуы турында фикер алышты. Балалар туган телдә чыгыш ясап, аның милли киемнәр, шигырьләр һәм җырларда чагылган үзенчәлеген күрсәтте. Матур, яңгыравык һәм артистларча башкарулар беркемне дә битараф калдыра алмады. Әлеге бәйрәмдә кулланылган бәйгеләр, милли мәкаль һәм әйтемнәр балаларда зур кызыксыну һәм актив рәвештә катнашу теләге уятты. |