Үзәк балалар китапханәсе тиз йөрешле интернет белән тәэмин ителде

Казанда, Татарстан Республикасы көне якынлашканда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Таттелеком» компаниясе тарафыннан «РФ цифрлы икътисад» милли программасы буенча 1802 социаль яктан мөһим объектны вакытыннан алда интернетка кушу буенча тантаналы чара узды. Әлеге тантанада видеоэлемтә аша Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе дә катнашты. ТР Президенты абонентлар белән аралашты, видеоочрашуда катнашучыларның барысын да якынлашып килүче бәйрәм – Республика көне белән тәбрик итте. 

 

Поделиться: